news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан яңа банкнотлар символлары өчен тавыш бирүдә лидерлар өчлегенә кергән

Сайлап алу өч этапта уза һәм 2016 елның 7 октябрендә тәмамлана.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Казан яңа банкнотлар символлары өчен тавыш бирүдә лидерлар өчлегенә кергән. Хәзер Казан икенче урында дип хәбәр итә «ФедералПресс» РМА твоя-россия.рф сайтына сылтама белән.

Шәһәр өчен 137 мең 238дән артык кеше тавыш биргән. Өченче урында Волгоград, ул 137 мең 11 тавыш җыйган. Севастополь 138 мең 906 тавыш белән беренче урында. Искәртеп үтик: Татарстан символлары - Кремль һәм Казан университеты.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар өчен гомумсайлау оештыру Россия банкы инициативасы. Ил тарихында беренче тапкыр яңа акча билгесендә нәрсә сурәтләнергә тиешлеген россиялеләр үзләре сайлый. Сайлап алу өч этапта уза һәм 2016 елның 7 октябрендә тәмамлана. Шул көнне конкурста җиңүчеләр игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot