news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хореография училищесы татар балеты куярга җыена

Казан хореография училищесы татар балеты куярга җыена
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Казан хореография училищесы композитор Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетын куярга әзерләнә.

«Нинель Юлтыева училище репертуарында татар спектакле булуын тели иде – ул булачак. Хәзер аның буенча эш бара. Тиздән сезне премьерага да чакыра алырбыз», – диде Нинель Юлтыевага истәлек тактасы ачылу тантанасында училище директоры Татьяна Шахнина.

  • Заһид Хәбибуллиның балалар балеты төрле редакцияләрдә «Сихерләнгән малай» һәм «Раушан» исемнәрен йөртә. «Раушан» балеты 1961 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында куела һәм Раушан партиясен Нинель Юлтыева башкара. 1974 елда яңа редакциядә «Сихерләнгән малай» исемен ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot