news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хирургы Ленин түбәсен буйсындырды һәм 7134 метр биеклеккә күтәрелде

Казан хирургы Ленин түбәсен буйсындырды һәм 7134 метр биеклеккә күтәрелде
Фото: 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең Телеграм-каналы

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе табибы Илдар Мәкәримов Үзәк Азиядәге иң биек тау түбәләренең берсенә - Ленин пигына менгән, дип хәбәр иттеләр 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең Телеграм-каналында. Бу хакта «Миллиард. Татар» басмасы яза.

Ленин пигы катлаулы һава шартлары һәм менү өчен озак вакыт таләп иткән тау түбәләре исемлегенә керә.

«Яңа тау түбәләрен яулыйбыз! Безнең хастаханәнең 1нче кан тамырлары хирургиясе бүлеге табиб-хирургы Илдар Шамил улы Мәкәримов Ленин пигын буйсындырды – ул диңгез өсте тигезлегеннән 7 134 метр биеклектә урнашкан.

Ленин пигы - Кыргызстан һәм Таҗикстан чигендә урнашкан Чон-Алай тау сырты түбәсе. Ул - элеккеге Советлар Союзының һәм Үзәк Азиянең иң биек тау түбәләреннән берсе.

Илдар Шамил улын әлеге уңышы белән котлыйбыз. Безнең табиблар катлаулы операцияләр ясау гына түгел, иң катлаулы тау түбәләрен буйсындыра алуын да раслый», - дип котлады Мәкәримовны хезмәттәшләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot