news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан XI халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе әгъзалары белән матбугат конференциясе уздырыла

Журналистлар өчен җыелыш үткәрү дә ниятләнә

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 14.00 дә ТР Мәдәният миистрлыгында Казан XI халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе әгъзалары белән матбугат конференциясе уздырыла.

Конкурсның һәм конкурстан тыш катнашкан кызыклы кинокартиналар хакында кино белгече, кино тәнкыйтьчесе һәм сайлау алу комиссиясе рәисе Сергей Лаврентьеав, режиссер, сайлап алу туры әгъзасы Алексей Барыкин һәм фестивальнең арт-директоры, параллель программалар кураторы Альбина Нәфыйкова сөйлиячәк.

Матбугат конференцисеннән соң журналистлар өчен җыелыш үткәрү ниятләнә. Анда кино фестивале белән бәйле матбугат чаралары планы, фильмнар программасы һ.б. белән танышырга мөмкин булачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100