Казан XI Халыкара мөселман киносы фестивале конкурс программасы билгеле булды
Анда барлыгы 50 фильм катнаша
(Казан, 4 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан XI Халыкара мөселман киносы фестивале конкурс программасы билгеле булды. Анда барлыгы 50 фильм катнаша.
Тулы метражлы уенлы фильмнар номинациясендә “Курманжан Датка Королева Гор” (Кыргызстан, режиссеры — Садыйк Шер-Нияз), “Рыба” Төркия, режиссеры — Дервиш Заим), “Рудольф Нуриев. Рудик” (Россия (Татарстан), режиссеры — Фәрит Дәүләтшин), “Учитель” (Таҗикстан, режиссеры — Носир Саидов), “Лицо в пепле” (Ирак, режиссеры — Шахаван Идрес), “Без границ” (Иран, режиссеры — Әмирхөсәен Әзһари), “Имена неизвестны” (Һиндстан, режиссеры — Д-р Биджу), “Колодец” (Үзбәкстан, режиссеры — Мансур Васати), “Побег из Москвабада” (Россия, режиссеры — Дарья Полторацкая), “Муравьиная история” (Бангладеш, режиссеры — Мостафа Сәрвәр Фәруки) кинокартиналары тәкъдим ителә.
Әлеге программада катнашкан фильмнар, соңгысыннан кала, барысы да 2014 елда төшерелгән. Соңгы кинокартина — быелгы. Фильмнарның дәвамлыллыгы 77 минуттан алып 134 минутка кадәр.
Кыска метражлы уен фильмы номинациясендә катнашкан 10 кинокартинаның 2 се Россиянеке. Болар — “Пусть ветер уносит мои слова” (Айнур Әскаров) һәм Татарстаннан “№9” фильмы (Юрий Данилов).
Тулы метражлы документаль фильм номинациясендә Россия данын “Черешенка” кинокартинасы (режиссерлары— Әскәрбий Нагаплев, Хөсәен Дауров), “Под знаком любви. Композитор София Губайдуллина в Казани” (режиссер — Степан Белов), “Война непрощенных” (режиссеры — Денис Красильников) фильмнары яклый.
Кыска метражлы документаль фильмнар арасында “Талдомский фермер с берегов Нила” (режиссеры — Наталья Иванова), “Кял-Келе” (режиссеры —Елена Порошина), “Неопределенная форма” (режиссеры — Александра Пустынова), “Василий Ерошенко. Дорога к солнцу” (режиссеры — Екатерина Дорофеева), “Зверинец” (режиссеры — Наталья Журавлева) кинокартиналарын күрергә мөмкин. Шулай ук бу номинациядә Татарстаннан Зөфәр Хәйруллинның “На высокой ноте” кинокартинасы һәм Башкортстанның Нәсүр Юрышбаевның “Два узника: Джавит и Вальтер” фильмнары да катнаша.
Анимацион фильмнар номинациясендә Россиядән 3 кинокартина катнаша. Алар арасында Татарстаннан Даниил Фәйзрахмановның “Салават күпере” (“Радуга”), Сергей Киатровның “Хвосты”(“Койрыклар”) һәм Башкортстаннан Рим Шәрәфетдиновның “Ни пуха, ни пера!” фильмнары жюриһәм тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.