Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хезмәт шартларын бәяләү буенча миллионлы шәһәрләр рейтингында беренче урынны алган
Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт шартлары буенча иң югары бәя алды – мөмкин булган биш баллдан 4,162 балл. Dream Job һәм hh.ru сервислары тикшерү нәтиҗәләре белән «Татар-информ» танышты.
Тикшеренүчеләр хезмәткәрләрнең фикерләрен сорашкан: эш урыны, җиһазлар, график, көнкүреш шартлары һәм физик уңайлылык бәяләнгән. Казан компанияләре хезмәткәрләре Dream Job платформасында 22 750 бәяләмә калдырган.
Рейтингта икенче урынны 4,156 балл белән Волгоград алган. 4,142 балл җыйган Ростов-Дон өченче. Воронеж 4,131 балл алган, Мәскәү – 4,120. Тикшеренү авторлары хезмәткәрләрнең барлыгы 2,7 миллионнан артык бәяләмәсен анализлаган.
Аерым белгечләр төрле тармаклардагы хезмәт шартларын чагыштырган. Иң югары бәяне телекоммуникацияләр һәм элемтә тармагы алган – 4,49 балл, финанс секторы – 4,42 һәм IT – 4,38.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз