news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачуның төгәл көне билгеле

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар әзерләү һәм уздыру планы расланды. Планлаштырылган чаралар арасында «Казан - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын тантаналы ачуны оештыру да бар. Бу карар шәһәрнең документлар һәм хокук актлары җыентыгында чыкты.

Документ нигезендә стеланы ачу 8 майга планлаштырылган. Аның урнаштыру урыны төгәл күрсәтелмәгән, әмма элегрәк билгеле булганча, аны «Казан-2» тимер юл вокзалы (Төньяк вокзал) янындагы мәйданда урнаштыру планлаштырыла. Билгеләп үтик, бу мәйданчык бәйрәм чаралары уздыру планлаштырылган урыннар исемлегенә кертелгән.

Искәртик, 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирде. Бу мактаулы исем хәрби һәм гражданлык продукциясе предприятиеләрендә өзлексез җитештерүне тәэмин иткән, шул ук вакытта күмәк хезмәт батырлыгы күрсәткән шәһәрләргә бирелә. «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре»ндә торак пункт гербы һәм Президент карары тексты язылган истәлекле стела урнаштыру тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot