news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хастаханәләрендә ботулизмнан 13 кеше дәвалана

Бүгенге көндә Казан хастаханәләрендә ботулизм йоктырган 13 кеше дәвалана. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы һәм иммунитетны профилактикалау буенча белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«13 кеше арасында бер бала да юк. Җиде кеше авыр хәлдә, бер кеше үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган. Бүген пациентларны хастаханәдән чыгару планлаштырыла, әмма әлегә ничә кеше чыгарылачагы турында төгәл саннар юк», – дип сөйләде Лопушов.

Ботулизм йоктыручыларның калганнары тотрыклы хәлдә, аларны тиешлечә дәвалыйлар, дип билгеләп үтте ул. Бүгенге көндә Татарстанда зарарланган продукциянең барлык партиясе ачыкланган һәм сатудан алынган. Кешеләргә ботулизм йоктырган ризыкларны тикшерү дәвам итә. Моңарчы «Татар-информ» Татарстанда ботулизм, аның ни белән куркыныч булуы һәм симптомнары турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot