Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан хезмәткә киткән хәрби 16 солдатны чолганыштан алып чыккан
Казаннан махсус операциядә катнашучы, Молния позывнойлы хәрби батырлык эшләгән. Ул 16 Россия солдаты чолганышта калган урман полосасына берүзе керә һәм хәрбиләрне исән-сау килеш алып чыга. Ул хәрби курслар узу ярдәмендә дошман тозакларын урап уза алган.
Молния әзерлекне Казан янында узган, анда инструкторлар аны хәрби осталыкка һәм тактик медицинага өйрәткән. Остазларының махсус операция зонасында алган тәҗрибәсе булган.
Молния фикеренчә, ул бу операцияне курслар аркасында уңышлы уза алган. Аны дошман өчен күзгә ташланып тормаска һәм тозакларны урап узарга өйрәткәннәр.
Ул үзе тумышы белән Азәрбайҗаннан. Курслар турында Казан янындагы хәрби әзерлек полигонында белә. Анда ул килешү төзегәннән соң эләгә.
«Аларга моннан (махсус операция зонасыннан – редакция искәрмәсе) рәхмәт әйтә алам. Рафа, Счастливчик, Зверь – бик яхшы кешеләр. Алар да бөтен сугышны узган, яралары бар. Алар төнге операцияләрне ничек уздырырга, ничек чыгарга, ничек сакланырга икәнен өйрәтте. Безне боларның барысына да өйрәттеләр. Һәм көчсезләр көчлегә әйләнде», – дип сөйләде Молния.
Хәрби: «Ул урман полосасына керергә беркем дә батырчылык итмәде, егетләрне чыгарырга синең абыең керде», – дип телефоннан сөйли Молния үзенең якын кешесенә.
«Остазым Рафа яраланмас өчен ничек, каян, нинди позициядән атарга икәнен өйрәтте. Мин ни өчен язылдым? Мин аларның (дошманның – ТИ искәрмәсе) ниләр майтарганын күрдем. Бу кешеләрчә түгел. Без дөреслек яклы. Ә аларның нәрсә яклы икәнен әле дә аңлый алмыйм», – дип аңлатты ул үзенең махсус операциядә катнашырга теләвен.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз