Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хәрби госпитальләренең берсендә яраланган хәрбиләр өчен концерт узды
Татарстан башкаласындагы хәрби госпитальләрнең берсендә дәваланучы яраланган хәрбиләр өчен традицион Яңа ел алды концерты булды. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иҗат коллективлары Ватанга мәхббәт темасына багышланган җырлар белән бергә, тамашачылар арасында инде күптән популярлык казанган башка әсәрләрне де башкарды.
Госпитальгә музыкантлар белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре урынбасары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль политика комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Канунлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов һәм партиянең Казан бүлеге башкарма секретаре, Казан шәһәр думасы депутаты Тәнзилә Ракова килде.
«Бүген, Яңа ел алдыннан, без хәзерге вакытта дәваланучы егетләребезгә рәхмәт әйтмичә кала алмадык», — дип белдерде Лилия Маврина. Ул шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең региональ сәяси советы президиумы әгъзасы да булып тора.
Депутатлар хәрбиләр белән аралаштылар, аларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар. Халык сайланганнары сугышчыларга күрсәткән «батырлыклары, ныклыклары һәм фидакарьлекләре өчен» рәхмәт әйттеләр. Аларга тизрәк савыгып, үз иптәшләре һәм гаиләләре янына кайтуларын теләделәр, шулай ук бәйрәм бүләкләре тапшырдылар.
Ольга Воронова сүзләренчә, бу көнне иң төп теләк — «хәрбиләребезнең мөмкин кадәр тизрәк савыгулары, көч җыюлары һәм Яңа елны ил һәм җәмгыять тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне, игътибарны тоеп каршы алулары» иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз