Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурсына 12 фильм сайлап алынган
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурсына Татарстанда яки татар телендә төшерелгән 12 фильм сайлап алынган.
Алар арасында Руслан Римовичның 2 минутлык «Алга» фильмыннан башлап, «Татармультфильм» берләшмәсенең «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы (68 минутлык) анимацион фильмына кадәр бар.
Программага Илшат Сәетовның Төркия татарлары турында «Казан ерак» документаль фильмы, Нурания Җамалиның «Юллар чатында», Олег Кондрашовның «Мой народ – татары. Код успеха» фильмнары кергән.
Әлеге номинациядә Казан кинорежиссерлары Павел Москвин, Рөстәм Рәшитов, Зөфәр Хәйруллин, Ләйлә Сәләхетдинова, Станислав Назаров, Юлия Захарова һәм Гөлнара Әхмәтова фильмнары да бар.
- Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5 – 9 сентябрьдә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз