news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә волонтерлар җыю игълан ителде

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар волонтерлар командасын туплый. Гаризалар 8 августка кадәр кабул ителә.

Анкетаны 18 яшь һәм өлкәнрәк булган теләгән һәркем җибәрә ала. Төп таләпләр – инициативалык һәм җаваплылык, кинематографка кызыксыну. Гаризаларны «Волонтер» тамгасы белән business@kazan-mfmk.com электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк. 

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак. Быел дөньяның 44 иленнән барлыгы 625 заявка теркәлгән. Фестиваль үткәрелеп килгән еллар эчендә кинематографистларның дәрәҗәле форумы статусын алды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз атрибуты, илнең мәдәни башкаласы буларак шәһәрнең имиджын ныгытуга ярдәм итүче чара булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot