news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә волонтерлар җыялар

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар волонтерлар командасын туплый. Гаризалар 8 августка кадәр кабул ителә.

Анкетаны 18 яшь һәм өлкәнрәк булган теләгән һәркем җибәрә ала. Төп таләпләр – инициативалык һәм җаваплылык, кинематографка кызыксыну. Волонтерлар эш тәҗрибәсе һәм матур тәэсирләр алачак, фикердәшләре белән танышачак һәм фестивальне эчтән оештыру турында беләчәкләр. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Гаризаларны «Волонтер» тамгасы белән business@kazan-mfmk.com электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк. Анкетада күрсәтергә кирәк булган мәгълүматлар исемлеген сылтама буенча карарга була.

Исегезгә төшерәбез, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 7-11 сентябрьдә узачак. Быел дөньяның 44 иленнән барлыгы 625 заявка теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100