news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
фото: Рамил Гали/архив

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү компаниясе старт алды. «Гаризалар 2024 елның 1 июненә кадәр кабул ителә», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Сайлап алу компаниясе июль башларында эшен тәммалаячак һәм конкурс программасы игълан ителәчәк.

Фестивальнең сайлап алу комиссиясенә филология фәннәре докторы, Россия Ислам институты профессоры Тимур Шәйхуллин, кино белгече, философия һәм сәнгать белеме докторы Светлана Слапке, Россия мөфтиләр шурасы аппараты җитәкчесе Рушан Аббясов кергән. Сайлап алу комиссиясен культуролог, тарихчы, ВГИКның фәнни хезмәткәре Нина Кочеляева җитәкли.

  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 6 – 11 сентябрьдә үткәреләчәк.
  • Казан кинофестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә кергән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100