news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» халык фотостудиясе 60 еллык юбилеен зур күргәзмә белән бәйрәм итте

«Казан» халык фотостудиясе 60 еллык юбилеен зур күргәзмә белән бәйрәм итте
Солтан Исхаков фотолары

Казанның С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараена «Казан» фотостудиясе күргәзмәсе ачылышына танылган фотографлар, фотография сәнгатен сөюче казанлылар җыелды.

«Казан» фотостудиясен алты дистә ел элек рәссам, фоторәссам, зәркәнче Виктор Ковалевский оештыра. Совет кешесенең беренче тапкыр космоска очкан, илдә техника һәм технологияләр үсеш алган, яшьләр фототехника белән кызыксынган еллар бу. Шул чорда С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда урнашкан «Казан» фотостудиясе төрле оешмаларда эшләүче, төрле һөнәр ияләре булган яшьләрне үзенә җәлеп итә – аларны фотография сәнгате белән мавыгу берләштерә. Һәм бүген ул Казанда сакланып калган бердәнбер халык фотостудиясе дияргә була.

Хәзерге вакытта студия белән танылган фотограф, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе Солтан Исхаков җитәкчелек итә.

Юбилей күргәзмәсе ачылышында иҗади коллективны Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова котлады. «Фотографлар җәмгыятьне үстерүдә, рухи-әхлакый тәрбияләүдә зур эш башкара. Фотография сәнгате безгә тормышның чынбарлыгын һәм гүзәллеген ачып бирә», – дип ул, халык фотографлары коллективына алга таба да уңышлар теләде.

Казан шәһәре хакимияте исеменнән тәбрикләү сүзләрен башкаланың Туризмны үстерү комитеты директоры, шәһәр Думасы депутаты Дарья Санникова җиткерде. Ул фотостудия җитәкчесе Солтан Исхаковка һәм коллективның актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сарае директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Иванова да бай тарихка ия фотостудиянең бүгенге көнгәчә гөрләп эшләп килүенә, халыкка хезмәт итүенә сөенечен белдереп, иҗат коллективына, аның җитәкчесенә рәхмәт әйтте.

Фотокүргәзмәдә исә инде 40-50 ел шушы студиягә йөргән авторлар да, яшьләр дә катнашты. Экспозициядә Солтан Исхаков, Елена Логинова, Надежда Власова, Игорь Пшеничников, Любовь Яковлева, Сергей Плетнев, Людмила Зотова, Андрей Заһидуллин, Светлана Елагина, Светлана Рафаилова, Любовь Барышева, Вера Рябинина, Артем Гибадуллин, Анна Главатских, Лилия Гаделшинаның фотохезмәтләре урын алды. Фотостудиягә нигез салган Виктор Ковалевский һәм элекке елларда актив хезмәттәшлек иткән шәхесләрнең дә коллектив архивында сакланган аклы-каралы фотографияләре тәкъдим ителде.

Күргәзмә кунаклары арасында Валерий Павлов, Валерий Михайлов, Рифкат Якупов, Валерий Ряшин, Эдвард Хәкимов кебек Казанның танылган фотографлары бар иде. «Фотографларны, фотография сәнгатен сөючеләрне берләштергән «Казан» фотостудиясе җәмгыятебездә кешелеклелек кыйммәтләрен саклый торган оешма ул. Аның гомере бик озын булсын. Авторларның тарихта калырлык хезмәтләрен туплап, күмәк фотоальбом чыгарырга кирәк», – дип теләкләрен җиткерде Эдвард Хәкимов. Татарстанның Фотографлар берлеге исеменнән Андрей Артис котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100