news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү күпмегә артачагы билгеле

Казан халкы өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүнең декабрь аенда үсешенең чик индексы 10 процент тәшкил итәчәк. Кешеләр моны гыйнварда алган түләүләрдә күрәчәк. Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Билгеләнгән индекс кысаларында бер коммуналь хезмәткә тариф икенчесеннән шактый аерылып торырга мөмкин. Кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен РФ Хөкүмәте тарафыннан Татарстан өчен 3 процент күләмендә билгеләнгән тайпылышны куллану мөмкин. Казанда гражданнарның түләүләре үсеше индексы 10 процент тәшкил итәчәк», - дип аңлатты Груничев.

Спикер искәрткәнчә, Казанда түләү үсешенә МУП «Водоканал» оешмасының былтыр расланган һәм 2022-2028 елларга үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларын модернизацияләүгә һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән инвестиция программасы йогынты ясаячак.

Груничев шулай ук шәһәр халкының түләү кәгазьләрендә түләүләрнең артуы нинди булачагын да аңлатты. «Әгәр Казанда фатир өчен түләү аена 7 мең сум тәшкил иткән булса, димәк, ул 700 сумнан артмаска тиеш. Әгәр дә ул югарырак булса, моны белешергә кирәк», — диде ул.

Груничев соңрак «Татар-информ» хәбәрчесенә 2022 елның июлендә Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләүнең уртача чик үсеше 13 процент тәшкил иткәнлеген әйтте.

«Татар-информ» элек хәбәр иктәнчә, 2022 елның 14 ноябрендә Хөкүмә карар кабул итте һәм быелның 1 декабреннән бөтен Россиядә тарифлар артачак. Карарда ике яңалык бар. Иртәгәдән билгеләнгән тарифлар ел ярымнан артык гамәлдә булачак. Моннан тыш, алдагы еллардан аермалы буларак, 9 процент чикләрендәге уртача индекс Россиянең барлык төбәкләре территориясендә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100