Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан халкына БРИКС саммиты вакытында хәрәкәт маршрутын алдан билгеләргә киңәш ителә
Казанда БРИКС саммиты көннәрендә, ягъни 24 октябрьгә кадәр, кайбер урамнарда хәрәкәт итү схемасы үзгәрә, дип искәрттеләр БРИКС саммиты оператив штабында.
Саммит көннәрендә Опера һәм балет театры, Казан ратушасы һәм ТР Хөкүмәте йорты тирәсендәге юллар ябык була. Ябылган урамнар саны артырга мөмкин – бу үзәктәге һәм Идел буе районындагы (Җиңү проспекты, Мәүлетов урамы һәм Оренбург тракты) юлларга кагыла.
Моннан тыш, 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр (24 октябрьне дә кертеп) шәһәр үзәгендәге муниципаль парковкалар ябык була.
Тулырак мәгълүмат Казан мэриясе сайтында урнаштырылган.
Аэропортка барып җитү өчен электричкадан файдалану иң уңайлысы була.
Шәһәргә керү һәм чыгу өчен Оренбург трактын кулланучыларга исә автомобиль юлының аэропортка таба юнәлештәге йөкләнешен исәпкә алырга киңәш ителә.
«Шәһәр халкыннан Казан ягына бару һәм кире кайту маршрутын алдан ук планлаштыруны сорыйбыз. Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм аңлавыгызга өметләнәбез», - дип билгеләп үттеләр оператив штабта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз