Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкын «Зур пикник» фестиваленә чакыралар
Иртәгә, 22 августта, Аккош күле янындагы мәйданда «Зур пикник» узачак. Яңа проект өч танылган вакыйганы – «Аккош күлендә гастрофест», «Тәмле Казан» чараларын һәм «Open Space Market» ачык ярминкәсен берләштерә. Кунакларны музыкаль программа, төрле сый-хөрмәтләр һәм спорт уеннары көтә. Чараның хедлайнерлары итеп «Леприконсы» һәм «Винтаж» төркемнәре билгеләнгән. Бу хакта Казан мэрияясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртән мәйданчыкта йога һәм пилатес шөгыльләре үткәрелә, бадминтон буенча турнир оештырыла. Суда исә кунаклар сапбордларда йөзә алачак. Балалар өчен төрле яшькә нигезләнгән уен зоналары, зур лабиринт һәм хәрәкәтле уеннар әзерләнгән.
Иҗат яратучылар өчен кул эшләре буенча остаханәләр үткәреләчәк. Кунаклар интерьер плакаты яисә коллажлы портрет ясый, хинкали әвәли, глитч техникасында чигү белән шөгыльләнә, сәйләннәрдән беләзек ясый, пыяла савыт аслыгын бизи алачак һәм башка бик күп чаралар әзерләнгән.
Фуд-корт зонасында үз ризыкларын 70тән артык катнашучы тәкъдим итәчәк. Казанның танылган ашханәләре һәм рестораннарының күчмә кухнялары көн дәвамында эшләячәк. Кунакларга татар милли камыр ризыклары, балкан, үзбәк, корей, мексика һәм төрек кухнясы аш-сулары, урам ашамлыгы, татлы ризыклар һәм туңдырма, үзенчәлекле каһвә һәм чәй белән сыйланырга була. Аерым мәйданчыкта фермер хуҗалыкларында һәм крестьян ишегалларында сырлар, какланган затлы ризыклар, үлән чәйләре, как һәм авторлык соусларын татып карарга мөмкин.
Көн буе лекторий эшләячәк, анда белгечләр белән биш очрашу үткәрелә. Алар шәһәрдәге кошларны күзәтү, Татарстан урманнарында гөмбәне дөрес җыю, кешенең табигатькә якынаюы, ресторан эшендә чыганакларга сакчыл караш һәм шәһәрнең азык-төлек картасы турында сөйләячәк.
Тагын бер кызыклы урын – сәүдә мәйданчыгы. Анда шәһәрнең 30га якын остасы кулдан ясалган бизәнү әйберләрен, керамиканы, өй тукымаларын, шәмнәрне, йорт эчен бизәү кирәк-яраклары, кәнсә һәм уенчыкларны тәкъдим итәчәк.
Көн дәвамында кунаклар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак: «Хор түгәрәге», «Фантазия» джаз оркестры, «Джордж и холи Ган Бэнд» джаз төркеме, «Илгиз һәм Малси» дуэты, ә ял мәйданчыгында DJ ФавЛав чыгыш ясаячак. «Легкие крылья» («Җиңел канатлар») урам театры аерым программа әзерләгән – театр артистлары көн буе мәйданчыкта тамашачыларның күңелен ачачак. Кичәне чакырылган махсус кунаклар – «Леприконсы» һәм «Винтаж» төркемнәре тәмамлаячак. Бәйрәм 10:00 нан 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Мәйданчыкка бушлай автобусларда барып җитәргә мөмкин. Алар «Ремплер торак массивы» җәмәгать транспорты тукталышыннан (Залесная урамындагы «Татнефть» ягулык станциясе) һәм «Мегастрой» гипермаркеты парковкасы (Горький шоссесы, 28) яныннан йөриячәк. Машина белән килүчеләр үз автомобильләрен шул җирләрдә калдырып, бушлай автобусларга утыра ала. Әлеге тукталышларга кадәр Горький шоссесы буенча 36, 72, 46 нче автобусларда барырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз