news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкын «Зәңгәр күлләрне саклаучылар» волонтерлык проектында катнашырга чакыралар

Казан халкын «Зәңгәр күлләрне саклаучылар» волонтерлык проектында катнашырга чакыралар. Һәр катнашучы күзәтүчедән алып тыюлык экскурсияченә кадәр уку этапларын узачак, ә соңыннан тыюлык экскурсиясенең аккредитациясен алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку дәрәҗәләрен узу үз тәҗрибәңне үстерергә һәм табигатьне саклауга керткән өлешең өчен күңелле бүләкләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Проектта катнашучыларга табигать территорияләрен карау күнекмәләрен яхшыртырга, экологиягә кагылган акцияләрдә катнашырга һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтергә кирәк булачак. Укудан соң катнашучылар аккредитация алачак һәм тыюлыкның рәсми экскурсиячеләре булачак, – дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.

Проектта 18 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләге булган кеше катнаша ала, моның өчен 15 июньгә кадәр сылтама буенча анкетаны тутырырга кирәк.

Проект Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр дирекциясе тарафыннан Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм «Укыту-тәҗрибә Шәһәр яны урман хуҗалыгы» ДБУ белән берлектә ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot