Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкын «Хыял» вокаль триосы концертына чакыралар
Чәршәмбе, 29 июльдә, П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбенең җәйге ишегалдында «Хыял» триосы концерты узачак. Чара «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында үткәрелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәйге кичнең сихри мохитендә, ачык һавада урнашкан камера сәхнәсендә милли татар моңнары күптавышлы матур яңгыраш белән үрелеп барачак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Концерт 18:30 сәгатьтә җылы моң дөньясына алып кереп китәчәк. Керү ирекле.
«Хыял» триосын Казанның өметле яшь талант ияләре дип атап була. Алар тамашачыга борынгы җырларыбызның сихри җылысын җиткерүчеләр буларак билгеле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз