news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкын спорт бәйрәменә чакыралар

31 октябрь көнне Казанның Үзәк стадионында «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проектының җәйге сезонына йомгак ясала. Шәһәр халкына төрле күнегүләр, хатха-йога, тартылу-сузылу күнекмәләре, сулыш алу гимнастикасы, көлү йогасы һәм башка чаралар әзерләнә. Шулай ук бирегә килүче кунаклар зумба-фитнес буенча бик зур чарада катнашып, бүләкләр ота ала.Спорт бәйрәме 10:00 сәгатьтә башлана. 10:10 сәгатьтә башкала халкы дөнья чемпионы Никита Комаров белән бергә тәнне җылыта торган күнегүләр ясаячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәгать 10:20 дә чара кунакларына сулыш алу гимнастикасы тәкъдим ителә. 10:40 сәгатьтән 11:20 сәгатькә кадәр Казан халкы хатха-йогада, тартылу-сузылу күнекмәләрендә, сулыш алу гимнастикасында, көлү йогасында, инсайд-флоу йогада, цигун гимнастикасында, Скандинавия йөрешендә, көч кулланып ясала торган күнекмәләрдә катнаша ала.

Зумба фитнес 11:30 сәгатькә билгеләнгән. 11:45 сәгатьтә бүләкләр уйнатыла.

Чара Ташаяк урамы, 2а адресы буенча уздырыла. Катнашу өчен алдан теркәлергә киңәш ителә.

Алдарак Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты буенча май аеннан октябрьгә кадәр уздырылган спорт күнекмәләрендә 13,6 меңнән артык кешенең катнашуы турында хәбәр ителгән иде. Бу вакыт эчендә 52 мәйданчыкта 650 чара уздырылган.

Бу елгы җәйдә зумба-фитнес, Скандинавия йөреше, хатха-йога, сулыш алу гимнастикасы һәм инсайд-флоу йога юнәлешләре халык аеруча теләп катнашкан төрләрдән санала. Чараларны 62 тренер уздырган.

Башкала халкы яратып шөгыльләнә торган спорт белән бәйле күнекмәләр күпфатирлы йортларның ишегалларында, парк һәм скверларда үткәрелгән. Иң күп кеше йөри торган мәйданчыклар исемлегенә Урицкий исемендәге парк, Горки-Әмәт урманы, «Крылья Советов» паркы, Кабан күле буе, Горький исемендәге парк, «Салават күпере» торак комплексындагы парк, «Наратлык» паркы, «Ак чәчәкләр» бульвары, «Черек күл» паркы һәм башка киңлекләр кергән

news_right_1
news_right_2
news_bot