news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкын Самара татарларының «Ярмәк вагы» биюенә өйрәттеләр

«Ярмәк вагы»н физик яктан биергә авыр, ул күп көч таләп итә. Үзенең ритмнары бар, дәртләндереп җибәрә», - диде хореографлар.

Казан халкын Самара татарларының «Ярмәк вагы» биюенә өйрәттеләр
Салават Камалетдинов

Кабан күле яр буенда «Ярмәк вагы» татар халык биюе буенча бушлай остаханә узды. Остаханәдә теләгән һәркем катнашты.

«Бу бик борынгы бию. Безнең ансамбльгә Самара якларыннан Наил абый дигән биюче килеп, биюне өйрәтеп киткән иде. Без һәр хәрәкәтен отып калдык, үзгәрешсез биибез. «Ярмәк вагы»н физик яктан биергә авыр, ул күп көч таләп итә. Өч минут кына биесәк тә, аякларыбыз калмый. Гел тыпырдап торабыз. Бу биюне концертларда да куябыз, ансамблебезнең «визит карточкасы» ул, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин.

Владислав Уткин әйтүенчә, «Ярмәк вагы» биюен тальян гармун яңгырашында биеп була. «Үзенең ритмнары бар, дәртләндереп җибәрә, йөрәк тибеше ешая», - дип аңлатты ул. «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов биюнең гади халык арасында таралган төре һәм сәхнә өчен эшкәртелгән төре бар. «Сәхнә төрендәге биюдә билгеле бер техник алымнар бар, ул кысаларга кертелгән», - диде хореограф.

Хореографлар Самара татарларының бүгенге көндә дә «Ярмәк вагы» биюен онытмауларын әйтте. «Ул якларга барсагыз, бию традицияләре сакланган. Элек-электән рекрутларны армиягә чакырганда шул биюне биегәннәр. Тарихы шундый: егетләрнең аякларына чыбыркы белән сукканнар, алар чыбыркыны таптап, аяклары белән тотып калырга тиеш булган. Шуннан, тыпырдау хәрәкәте килеп чыккан», - диде алар.

«Ярмәк вагы» биюен биеп карарга Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова дә килгән. «Бүген «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының беренче ачылышы. Узган ел башланган матур эш дәвам итә. Бу проект бик популярлашты. Узган ул проектны Казан мәктәпләренә керткән идек. Ай саен татар биюләренә генә багышланган җыеннар үткәрү дә файдалы булыр», - ди ул.

Аның фикеренчә, башкала халкы мондый проектларга «сусаган». Күзәтүчеләр дә, биючеләр дә күп. Без шушы хәрәкәтләрне өйрәткәндә халык татар теле буенча сүзлек запасын да баетыр дигән ышанычта. Бер ноктага җыелып, татар биюен, татар телен тантана итү безнең кечкенә генә булса да бер җиңүебез», - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина «Ярмәк вагы» биюе Татарстан халкы өчен гадәти булмаган дәртле бию дип саный. «Без халыкны татар биюенең төрле төрләре белән таныштырасыбыз килә. Татар биюен бер урында тыпырдау дип кенә уйламасыннар иде. Шушы чара белән кешеләрне татар теле, татар мәдәниятенең төрле булуына инандырырга, кызыксыну уятырга телибез», - диде ул.

Шәһәр халкы өчен дәресне халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык биюенең педагог-хореографы Сәидә Миңнебаева, фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрде.

  • «Ярмәк вагы» биюе Самара өлкәсенең Ермаково авылында барлыкка килгән. Ул бик үзенчәлекле сынау-уен нәтиҗәсендә килеп чыккан. 18 яшьләре тулган яшь егетләр үкчәләре белән аяк асларыннан уза торган камчыга басарга тиеш булган. Элек «Ярмәк вагы»н егетләр генә биесә, тора-бара яшь кызлар да бии башлаган. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән дә аерылып тора.
  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Остаханәләр июнь аеннан сентябрьгә кадәр үткәреләчәк. Проект Казан мэриясе тарафыннан оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100