news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкын «Сәйдәш» мәдәният үзәге әзерләгән концертка чакыралар

Казанда чәршәмбе көнне, 15 июльдә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең «Сәйдәр» баянчылар ансамбле әзерләгән «Музыкаль мирас» концертына чакыралар. Бу хакта Казан шәһәре мәдәният идарәсе хәбәр итә.

Кичәдә тыңлаучылар музыкантлар белән бергә төрле илләр буйлап «сәяхәт итеп», дөнья музыкасының иң яхшы инструменталь үрнәкләре белән таныша ала. Концертта интерактив алым кулланыла: кунаклар нинди дә булса бер ил көен үзләре сайлап, музыкантлар әлеге көйләрне башкарачак.

Чара Н.Ершов урамы, 62 йорт адресы буенча урнашкан АРТ-үзәктә уздырыла.

Концерт 16:00 сәгатьтә башлана һәм бушлай оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot