Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкын паркларда һәм торак массивларда үткәрелә торган күнекмәләргә чакыралар
Бу атнада Татарстан Республикасы башкаласында «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты кысаларында саф һавада бушлай күнекмәләр үткәрелә. Программада: хатха-йога, зумба, пилатес, цигун гимнастикасы, сальсатион, инсайд флоу йога, функциональ һәм башка төр күнекмәләр.
Иртәгә, 28 июль көнне, 6:00 сәгатьтә «Весна» һәм 7:00 сәгатьтә «Журавли» торак комплексларында хатха-йога үткәрелә. Шәһәр халкын сәгать 7:30 да Горький исемендәге паркка цигун гимнастикасына чакыралар. Горки-Әмәт урманында сальсатион бию күнекмәсе оештырыла. Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Шул ук вакытта Җиңү паркында шәһәр халкын зумба-фитнес остаханәсенә көтәләр. Ярты сәгатьтән, ягъни 19:00 дә, Кабан күле буенда инсайд флоу йога уздырыла.
Чәршәмбе көнне, 29 июльдә, шәһәр халкы «Ак чәчәкләр» бульварында йога һәм сулыш алу практикасы буенча берләштерелгән дәрестә катнаша ала. Шулай ук Горки-Әмәт урманына зумбага барырга була. Чара 8:00 сәгатьтә башлана. Кич белән, сәгать 18:30 да, «Комсомолец» паркында зумба-фитнес оештырыла. «Черек күл» паркында шул ук сәгатькә функциональ күнекмә билгеләнгән. 19:00 сәгатьтә «Мой ритм» торак комплексында инсайд флоу йога уздырыла. «Салават күпере» торак массивындагы паркта көч күнегүләре уздырыла. Чара 19:30 сәгатьтә башлана.
Пәнҗешәмбе, 30 июль көнне, 6:00 сәгатьтә шәһәр халкын «Крылья Советов» паркында хатха-йогага көтәләр. Серов урамындагы бульварда һәм Урицкий исемендәге паркта дәресләр 18:30 сәгатьтә уздырыла. Беренче җәмәгать киңлегендә – зумба-фитнес, икенчесендә хатха-йога оештырыла. 19:00 сәгатьтә «Әкияти урман» торак комплексында – цигун гимнастикасы, Дәрвишләр бистәсендә хатха-йога остаханәсе билгеләнгән.
Җомга көнне, 31 июльдә, Кабан күле буенда зумба-фитнес буенча күнекмәләрдә катнашырга була. Чара 7:00 сәгатьтә башлана. Сәгать 8:00 дә «Светлая долина» торак комплексында хатха-йога оештырыла. «Отары» торак массивында арка мускулларын ныгыту дәресе үткәрелә. Шәһәрлеләрне сәгать 19:00 дә көтәләр. Ом-чантинг медитациясен яратучыларны шул ук вакытка Горки-Әмәт урманына чакыралар.
Шимбә көнне, 1 августта, 7:30 сәгатьтә «Atlantis Deluxe» торак комплексында хатха-йога белән шөгыльләнергә була. Сәгать ярымнан соң, 9:00 дә, «Калейдоскоп» паркында шулай ук хатха-йога буенча тагын бер дәрес оештырыла. Шул ук вакытта Җиңү паркында тартылу-сузылу күнекмәсе үткәрелә.
Якшәмбе көнне, 2 августта, спорт күнекмәләре 9:00 сәгатьтә Җиңү паркында уздырыла. Башкала халкын хатха-йогага чакыралар. «Крылья Советов» паркында бу вакытта дөрес итеп сулыш алу гимнастикасы тәкъдим ителә.
Дәресләрдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Ул тиешле чатта күнекмәләр башланырга 1–2 көн кала ачыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз