news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкын Кабан күле яр буенда татар биюе һәм фольклор уеннары белән таныштырдылар

Казан халкын Кабан күле яр буенда татар биюе һәм фольклор уеннары белән таныштырдылар
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны татар биюе һәм фольклор уеннар белән таныштырды. Әлеге чара – Казан мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының икенче дәресе.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» уеннар, биюләр аша халкыбызның матур йолаларын, гадәтләрен, фольклор уеннарны, көйләрне халкыбызга тәкъдим итә. Моннан тыш, музыкантлар думбра, курай, гармун, бәрмә уен коралларында милли көйләрне яңгырата. Тере музыка яңгырап тору ул – күңелгә май булып ята. Халыкка да башкачарак йогынты ясый, алар һәрвакыт безнең белән бер дулкында. Әлеге проект халкыбызның гореф-гадәтләрен күтәреп чыга, моның өчен рәхмәт кенә әйтәсе килә», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты, кичәнең алып баручысы Илфак Хафизов.

Бию остаханәсе биючеләрнең «Бер басканда, ике бас» дигән перформансы белән башланды һәм «алтын-көмеш», «ачык авыз җебегән», «кул чабышлы» дип атлаган фольклор уеннары белән дәвам итте. Чараны проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Илфак Хафизов алып барды. Проектның тагын бер кураторы – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

«Балачакта сәнгать мәктәбенә яратып йөрдем. Казанда танышып, остазыбыз Алсу Мәгъсүмҗанованың матур биюләренә, аның көчле энергетикасына, төпле дәрес бирүләренә сокландым. «Әйдә бас» студиясендә алган онытылмас дәресләр безгә кыюлык бирде, дуслаштырды, биегән саен биисе килеп тора хәзер безнең! «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты танышу-аралашу-дуслашу мәйданчыгына әверелеп китте. Дуслар белән дәртле көйләргә үзебезчә бию бигрәкләр дә рәхәт! Проект дәвамлы булсын, киң колач алсын һәм дөньяга танылсын дип телим», – диде Марий Эл Республикасында туып үскән, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында катнашучы Айгөл Халирахманова.

Җанлы музыка өчен баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм баянчы, Халыкара конкурслар лауреаты Газинур Равилов җаваплы иде.

Журналист, алып баручы Гөлназ Сәфәрованың әнисе Резедә Сәфәрова да килгән. «Хәрәкәтсез тора алмыйм. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын ишеттем дә, рәхәтләнеп биергә дип килдем. Мин сәламәт яшәү рәвешен алып барам», – диде ул.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар биюләренең традициясен саклауны, тарихын искә төшерүне максат итеп куя. Шулай ук, кичәдә педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элекке балет артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «ӘйдәБас» бию төркеме чыгыш ясады.

  • Быел проектның беренче чарасы 13 июньдә Кабан күле яр буенда узды. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздыра. Узган ел проект татар бию төрләрен өйрәнүгә багышланган булса, быел татар фольклор уеннары белән дә танышып булачак. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләп, истәлекле бүләкләр дә тапшырачаклар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100