Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкын Җиңү паркына аудиогидлы сәяхәткә чакыралар
Казанның Җиңү паркында 9 Май бәйрәме алдыннан «Җиңү адымнары» дигән аудиогидлы сәяхәт оештырыла. Ул Җиңү стеласы янында башлана һәм мемориаль комплексның төп истәлекле урыннары аша узып, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында тәмамлана.
Сәяхәт вакытында башкала халкы сугыш елларында Казанда оештырылган хәрби эш тарихы, Татарстан каһарманнары һәм аларның батырлыклары белән таныша ала. Шулай ук чарада Идел буе халыкларының төрле вакытларда Ватанны саклауга керткән өлеше турында мәгълүмат җиткереләчәк.
Мәгълүматны тыңлау өчен парктагы стендларда QR-кодны сканерларга яки аудиогидны кабызырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз