Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкын гаилә хатирәләренә багышланган кичәгә чакыралар
1 һәм 2 августта Казанда, Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак «Тарих фест» кысаларында «Гаилә альбомы: үткәннәр җылысы» дип исемләнгән чәй кичәләре оештырыла. Катнашучыларга үзләре белән гаилә ядкәрен алып килергә һәм аның белән бәйле истәлекләрне сөйләргә тәкъдим ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәләр җылы мохиттә озаклап чәй эчеп, аралашып утыру форматында узачак. Кунаклар гаиләдә сакланучы кадерле әйберләре: иске фоторәсемнәре, хатлары, бизәнү әйберләре, җыйган рецептлар кәгазьләре һәм берничә буын тарихын чагылдырган башка истәлекләре турында сөйли алачак. Барлык тарихлар да язылып барылачак һәм «Олуг халыкның кече тарихлары» проекты архивына кертеләчәк.
Проектның максаты — рәсми тарихи чыганакларга сирәк эләгә торган, ләкин халыкның мәдәни мирасын тирәнрәк аңларга ярдәм итүче җанлы гаилә истәлекләрен саклап калу.
Чараның махсус кунаклары татар мәдәниятен өйрәнүчеләр Илдар Шәфиков һәм Илнур Газизуллин булачак. Алар татарларның чәй эчү гадәтләре турында лекцияләр тәкъдим итәчәк, татар йортында самавырның әһәмияте һәм Казан бистәләренең чәй мәдәнияте турында сөйләячәк.
1 августта очрашуны 16:00 дан 18:00 гә кадәр Илнур Газизуллин алып бара. 2 августта 15:00 тән 17:00 гә кадәр лекцияне Илдар Шәфиков укый.
Үткәннәрне искә төшереп, тәмләп чәй эчеп һәм аралашып утырырга теләүчеләргә алдан теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз