Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкын 25 апрельдә шәһәр өмәсенә чакыралар
Казан халкы 25 апрельдә үткәрелә торган шәһәр өмәсенә языла ала, дип хәбәр итә оештыручылар. Чарага «Минем Казан» порталы аша теркәлергә була. Сайтта йорт янәшәсендә генә уңайлы урынны сайлау, язылу, өмә өчен кирәк-ярак булу-булмавын ачыклау һәм электрон почтага искә төшерү максатыннан хәбәрнамә алу мөмкинлеге бирә торган махсус бүлек эшли. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Подъезд янында чисталык урнаштырырга әзер шәһәр халкы өчен аерым мөмкинлек каралган: бүлек аша «Дәүләт хезмәтләре.Йорт» кушымтасына керергә, МАХта чатны табарга һәм идарәче компания белән бергә ишегалдында өмә оештырырга була.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда санитар чистарту буенча икеайлык 1 апрельдә башланды. Шәһәрне җыештыру эшенә 30 меңнән артык казанлыны, шулай ук мең ярымга якын предприятие һәм учреждение хезмәткәрләрен җәлеп итәргә ниятлиләр. Өмәгә 300 берәмлектән артык махсус техника чыгачак.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, юл хезмәтләре һәм коммуналь хезмәткәрләр тарафыннан 4 миллион квадрат метрдан артык юл чистартылган, 282 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән, 10 чакрымнан артык койма, 126 тукталыш павильоны, 5 меңнән артык юл билгесе, 55 светофор һәм бер меңнән артык яктырту җайланмасы юылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз