news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Яңа ел чыршысын 14 мәйданчыкта сатып алырга булачак

Яңа ел чыршысын һәм ылыслы агачларның башка төрләрен казанлылар 14 мәйданчыкта сатып ала алачак. Сәүдә 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр рөхсәт ителә, әмма кагыйдә буларак, чыршы базарлары 10 декабрьдән соң эшли башлый.

Шәһәр башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында аңлатуларынча, эшмәкәрләр сәүдәне кайчан башларга икәнен үзләре хәл итәргә хокуклы. Чыршы базарлары көн саен якынча иртәнге сәгать 10нан кичке 8-9га кадәр эшләячәк.

Сәүдә нокталары түбәндәге адресларда эшләячәк: Авиатөзелеш районында — Академик Павлов урамы, 1; Вахитов районында — Шаһиди урамы, 24, һәм Чехов урамы, 3/7; Мәскәү районы – Декабристлар урамы, 114 һәм 150; Яңа Савин районында — Ямашев проспекты, 92а; Идел буе районы – Фучик урамы, 105в; Зорге, 68; Мәүлетов урамы, 17 һәм Кулагин урамы, 6; Совет районында —Академик Сахаров урамы, 13а; Карбышев урамы, 15; Пионер урамы, 9А һәм Родин урамы, 33а.

Моннан тыш, чыршы базарлары Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә; Дементьев урамы, 7; Адоратский урамы, 21а; Академик Лаврентьев урамы, 10; Ямашев проспекты, 17; Батыршин урамы, 20; Революция урамы, 12; Фучик урамы, 72; Ломжа урамы, 2 һәм Зәкиев урамы, 12 нче йорт адресында да эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100