news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Габдулла Тукай һәм аның чордашлары иҗатына багышланган экскурсия маршруты ачылды

Тамашачылар Габдулла Тукай һәм аның чордашлары иҗатын искә алып, беренче татар театрына нигез салучылар белән бәйле урыннарда булды.

Казанда Габдулла Тукай һәм аның чордашлары иҗатына багышланган экскурсия маршруты ачылды
Абдул Фархан

Казан халкына Галиәсгар Камал театры белән берлектә әзерләнгән «Габдулла Тукай һәм татар театры тарихы» экскурсия проекты тәкъдим ителде. Экскурсияне Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова алып барды.

Маршрут кысаларында кунакларга төрле тарихи урыннарда Габдулла Тукай һәм аның чордашлары иҗаты, беренче татар артистларының тормышы яктыртылды. «Бу проектны тамашачыларга инде күрсәтеп карадык, һәр кеше экскурсияне ошатты, канәгать калды. Экскурсия атна саен чәршәмбе көнне 15.00 сәгатьтә татар һәм рус телләрендә уздырыла», - диде «Татар-информ»га Гүзәл Төхвәтова.

Экскурсия Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейдан башланды. «Беренче татар театрын оештыручыларының берсе Габдулла Кариев теләге белән биредә 1917 елда беренче стационар татар театры ачыла. Беренче татар театры тарихы дигәндә, ул 1906 елның 22 декабрендә оешкан дип кенә әйтеп булмый. Башта спектакльләрне йортларда, соңрак мәктәп-мәдрәсәләрдә куйганнар», - диде ул.

Витринада Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның шәле, Габдулла Кариевның торган кара савыты, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәренең кулъязмасын күрергә мөмкин. «XX гасыр башы – татар мәдәниятенең ренессанс кичергән чоры. Беренче артистлар «Шимбәчеләр» түгәрәген оештыра. Анда Хөсәен Ямашевның хатыны Хәдичә дә катнашкан. Аның шәхси әйберләре дә бар», - диде Гүзәл Төхвәтова.

«Беренче спектакльләр Тукай музее каршындагы 1876 елда ачылган Укытучылар мәктәбе бинасында уйналган, дигән истәлекләр бар. Спектакльләрне татар мәктәбендә укучылар әзерләгән. Беренче спектакльләрдә монда укыган сәнгать эшлеклесе Ильяс Кудашев-Ашказарский да катнашкан дип әйтә алабыз», - диде экскурсовод.

Экскурсия Юнысовлар мәйданында – Иске татар бистәсендә дәвам итте. «Юнысовлар мәйданы XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында төп иҗтимагый рольне үтәгән. Ул «Мәхәббәт», «Сагыш», «Биюләр» һәм «Мәйдан» дигән бакчалардан торган. «Мәйдан» бакчасында революционер Мулланур Вахитовка һәйкәл куелган булган. Ул беренче татар спектакльләрендә уйнап, үзен артист буларак та сынап караган», - дип өстәде ул.

Габдулла Тукайның Казан зоопаркы каршында бүлмәләр арендалаганы турында әйтелде. «Ул җәйге дача булган. «Әл-Ислах» газетасы редакциясе белән күчеп, 1908-1909 елларда җәен шунда эшләгәннәр. Дачага теплоходка утырып, Кабан күле буйлап йөзеп барганнар. Спектакльләрне бакчаларда да уйнаганнар. Тукай Апанаев бакчасына (бүгенге көндә «Динамо» спорт комплексы) спектакльләр карарга йөргән», - диде музей мөдире.

Меңьеллык бакчасында Габдулла Тукай бер йортны арендалап торган. «Шул бинада яшәгәндә Тукайның бөтен әйберләрен урлап китәләр. Бу турыда ул соңрак аянычлы фикерләр әйтә», - диде ул.

«1910 елның 15 апрелендә «Татар утарының» бер йортында (Сабитовлар йорты) Тукай «Халык әдәбияты» дигән лекциясен укый. Әлеге лекциядә ул халык җырлары, иҗаты хакында әйтә. Аның тарихы бик кызыклы. «Әл-ислах» газетасында Тукайның лекция укыячагы турында игълан языла. Газетада чыкканнан соң, моны Тукай белеп ала һәм лекцияне укырга мәҗбүр була», - дип сөйләде ул.

Алга таба экскурсия «Болгар номерлары» бинасы янында, элек татар зыялылары җыелган һәм «Сәйяр» труппасының спектакльләре куелган бина – «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында дәвам итте. Монда заманча технологияләр ярдәмендә татар театры дөньясы белән танышу мөмкинлеге каралган. Экскурсия Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры түбәсендә тәмамланды.

 

Фото: © Шәрык клубы мөдире – Таңсылу Мостафина

 

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100