news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы минималь хезмәт хакы күләменең 33,5 мең тәшкил итүен тели

2022 елда федераль хезмәт хакы күләме 13890 сум тәшкил итә. Әмма мегаполисларда яшәүчеләр минималь хезмәт хакы ике-өч тапкыр күбрәк булырга тиеш дип саный. Бу хакта SuperJob.ru сораштыру мәгълүматларында белдерелә.

Казанда минималь хезмәт хакы күләме, халык фикеренчә, 33,5 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Бу елның гыйнварында әлеге сумма 33,4 мең сум иде, ә 2020 елның ноябрендә – 32,3 мең сум», - диелә хәбәрдә.

Мәскәү халкы фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме 43,2 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Рейтингның икенче урынында – Владивосток (40,7 мең сум), ә өченче урында — Санкт-Петербург (39,4 мең сум).

news_right_1
news_right_2
news_bot