news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы Мәскәү базарының йөгерү клубы оештыра торган күнекмәләргә кушыла ала

Шимбә көнне, 8 августта, Мәскәү базарының йөгерү клубы чираттагы күнекмәне оештыра. Чарада катнашучылар, үзләренә уңайлы тизлекне сайлап, «Наратлык» паркына кадәр 3 чакрым ераклыкка йөгереп, кире башлангыч ноктага әйләнеп кайтачак. Чара тәмамланганнан соң аларга иртәнге аш әзерләнә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Күнекмәне фитнеска һәм йөгерергә өйрәтүче тренер, һәвәскәр марафончы, Казан марафоны, TIMERMAN ярышларының кураторы Элеонора Касыймова үткәрә.

Чарада катнашучылар Мәскәү базары территориясендә урнашкан амфитеатрдан йөгерә башлаячак. Йөгерүчеләр «Наратлык» паркына кадәр барып җитеп, кире борылып кайтачак.

Күркәм гадәт буенча, спорт күнекмәсе тәмамланганнан соң, катнашучылар базар резидентларының берсенә кунакка чакырыла – бу юлы аларга Италия ризыкларына охшатып әзерләнгән аш-су тәкъдим ителә.

Чара 8:30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot