Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкы кар көрәп акча эшли алачак
Казан мэриясе цифрлы сервис эшләтеп җибәрде, анда шәһәр халкы кар көрәп акча эшли алачак. Бу хакта журналистларга Казан мэриясе Аппараты җитәкчесе урынбасары, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде.
«Без «Авито. Өстәмә эш» платформасында яңа сервис эшләтеп җибәрдек. Анда сменаны һәм үз йортың янында эшне сайлап алу һәм урамнарны җыештыруда катнашу, шуның белән акча эшләү мөмкинлеге бар», – дип хәбәр итте ул.
Бу мөмкинлектән файдалану өчен үзмәшгуль булырга, кушымтага керергә һәм кирәкле сменаны һәм локацияне сайларга кирәк. Системаны сынау башланды инде. Әлегә анда яфрак җыю белән шөгыльләнергә була. Анда стандарт ставка хәзер – сәгатенә 500 сум. Әмма кар җыюга килгәндә, түләү югарырак булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз