news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясата ала

12 һәм 13 сентябрьдә Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Киров районнарындагы бистәләрдә этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы бушлай вакцина ясала. Әлеге чараны Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе оештыра. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе көнне, 13 сентябрьдә, ветеринарлар 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Щербаково бистәсендә (Дачная урамы, һәйкәл янында), шулай ук «Крутушка» шифаханәсе территориясендә (пар казаннары бинасы янында) кизү торачак.

Бу ял көннәрендә ветеринарлар шулай ук йорт хайваннарын теркәү, чип кую гамәлләрен башкара. Теркәү ул хайван турында белешмәләрне федераль мәгълүматлар базасына һәм халыкара исәпкә алу системаларына кертүне күздә тота.

Гамәлләрне рәсмиләштерү өчен йорт хайванының хуҗасына Россия Федерациясе гражданины паспорты (теркәлү турындагы тамга белән), салым түләүченең шәхси номеры (ИНН) һәм шәхси счетның иминият номеры (СНИЛС), этнең ветеринария паспорты (булмаган очракта, документны урында рәсмиләштерәчәкләр) кирәк була.

news_right_1
news_right_2
news_bot