news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халкы «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә катнашып автомобиль ота ала

8 сентябрьдә сайлау участокларына тавыш бирергә килгән Казан халкын «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге «ВКонтакте» социаль челтәрендә уза. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде.

«Барлык теләүчеләргә сайлау участогында фотога төшәргә, үз фотоларын «Все семьей на выборы», «Татарстан, алга» хештеглары белән социаль челтәргә урнаштырырга тәкъдим ителә», – диде ул.

Катнашучылар өчен кыйммәтле бүләкләр уйнатыла, төп приз – автомобиль.

VII Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә була. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең Либераль-демократия партиясе», Гадел Россия – Патриотлар – Гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100