news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы «Безнең ишегалды» күршелек фестиваленә җыелды

Казан халкы «Безнең ишегалды» күршелек фестиваленә җыелды
Фото: «Татар-информ»

Казанның «Крылья Советов» паркы «Безнең ишегалды» яхшы күршелек фестиваленә җыелган күпсанлы Татарстан халкы өчен җәлеп итү үзәгенә әверелде. Бу вакыйга якты бәйрәм генә түгел, муниципалитетларның йөзен һәм шәһәр халкының тормыш сыйфатын тамырдан үзгәрткән биш еллык төзекләндерү эшенә йомгак ясау мәйданчыгы да булды.

Шул ук исемдәге программа нәтиҗәләренә багышланган фестиваль хакимият һәм халыкның уртак тырышлыгы белән яшәү өчен уңайлы һәм имин киңлек булдырырга мөмкин булуын күрсәтте. Бәйрәм кунаклары үзләренең ишегалларының ничек үзгәрүе һәм соңгы биш елда республикада тагын нинди әһәмиятле вакыйгалар булганы турында актив рәвештә тәэсирләре белән уртаклашты.

«Безнең ишегалды» программасы – Ул Рөстәм Миңнехановның программасы. Ул биш ел дәвам итә, шушы вакыт эчендә безнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында гына да 217 ишегалды ремонтланды. Быел без өстәмә рәвештә тагын 38не төзекләндерәбез. Димәк, 1000гә якын гаилә уңайлы һәм имин шартларда вакыт уздыру, балалар белән уйнау, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге алган. Нәкъ менә төзекләндерелгән ишегалдында көн башлана, һәм аның каралган булуын күрү - рәхәт хисләр уята. Шунысы мөһим, бу эш халык белән тыгыз элемтәдә алып барыла, алар барлык этапларда да актив катнашалар», – диде «Бердәм Россия» партиясенең җирле сәяси советы әгъзасы Ренат Шәмсетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot