Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкы бер ай эчендә «Җыю нокталары»на 40 тоннадан артык икенчел чимал тапшырган
Казанда июнь аенда «Җыю нокталары» пунктларында 40,4 тонна икенчел чимал кабул иткәннәр. Экологик мәйданчыкларга бер ай эчендә 3,9 меңнән артык кеше килгән.
Васильченко урамындагы 6 нчы йортта 14,7 тонна икенчел чимал җыеп алынган. Родина урамындагы 45 нче бинада 25,7 тонна калдык кабул ителгән, дип хәбәр итте «ПЖКХ» идарәче компаниясенең төбәк операторы матбугат хезмәте.
Калдыкларны аерым җыю пунктлары көн саен 7:00 дән 19:00 га кадәр эшли. «Җыю нокталары»нда нинди төр чимал кабул итүләре һәм аны тапшыруга ничек әзерләргә кирәклеге турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Яңа Савин районында ел ахырына кадәр «ПЖКХ» идарәче компаниясенең төбәк операторы «Җыю ноктасы» икенчел чимал кабул итүнең өченче пунктын ачачак.
Моннан алдан 2026 ел башыннан калдыкларны аерым җыю контейнерларыннан 55 мең 250 куб метр чүп чыгарылуы хакында билгеләп үтелде. Сортларга аерганнан соң 1 мең 352 тонна икенчел чимал сайлап алынган – бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19% ка күбрәк булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз