news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан халкы Ай белән Марсның якынаюын күзәтә алачак

Казан халкы Ай белән Марсның якынаюын күзәтә алачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 9 февральдә, Татарстан халкы Марсның Ай белән каплануын яисә, һәрхәлдә, бу ике күк җисеменең якынаюын күрә алачак. Бу хакта «Астроверты» астрономия журналы Телеграм-каналында хәбәр итә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, кызыл планетаның Ай тарафыннан тотылуын Россиянең Европа территориясенең төньяк-көнбатыш өлешеннән Уралга, шулай ук Себер һәм Ерак Көнчыгышның бөтен территориясендә узачак якынаю сызыгыннан төньякта күзәтергә мөмкин була.

Казанда Ай белән Марсның бик якынаюын Мәскәү вакыты белән 23:03 сәгатьтә күрергә мөмкин була. Ә Чаллыда 22:59 сәгатьтән 23:14 сәгатькә кадәр кызыл планетаның Ай тарафыннан тулысынча тотылуы күзәтеләчәк.

Шул ук вакытта Мәскәүдә ай белән Марсның якынаюы 22:47 сәгатьтә, ә Санкт-Петербургта 22:30 сәгатьтә күренәчәк.

Теләгән кешегә бу күренешен күзәтү өчен приборлар – телескоп яки яхшы бинокль кирәк була. Ул болай гына күренмәячәк.

Февраль ахырына кадәр тагын ике тапкыр ай тотылачак: 17 февральдә Кыз йолдызлыгындагы иң якты йолдыз Спиканы, ә 21 февральдә Чаян йолдызлыгындагы иң якты йолдыз Антаресны каплаячак. Әмма Россия территориясендә аларны күреп булмаячак, дип белдерде Мәскәү планетариеның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot