news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хакимиятендә фатирларга җылылык җибәрү сезоны башланачак вакытны хәбәр иттеләр

Казан хакимиятендә фатирларга җылылык җибәрү сезоны башланачак вакытны хәбәр иттеләр
Фото: © «Татар-информ»

Быел Казанда ягып җылыту сезонын сентябрьнең егермесе тирәсендә башларга ниятлиләр. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Казанда алты төп җылылык чыганагы да сезонга әзер. Алар – КТЭЦ-1, КТЭЦ-2, КТЭЦ-3 һәм «Азино», «Горки», «Савиново» район котельныйлары. Моннан тыш, «Казэнерго»ның 128 котельные әзерләнгән һәм 53 ведомство котельныен әзерләү төгәлләнеп килә», – диде Гыйниятуллин.

Шул ук вакытта, ведомство котельныйлары техник яктан файдалануга әзер һәм алар буенча документлар әзерлисе генә калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot