news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан хакимияте вәкиле башлангыч сыйныф укытучылары җитешмәвен әйтте

Казан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык бар. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов белдерде.

Аның сүзләренчә, шәһәр хакимияте бу проблеманы югары һәм махсус урта уку йортлары белән хезмәттәшлек исәбенә хәл итәргә тырыша.

«Без бу мәсьәлә буенча педагогика көллияте һәм Казан федераль университеты белән тыгыз элемтәдә торабыз», - дип аңлатма бирде Ризванов.

Ул билгеләп үткәнчә, Казанда ел саен мәктәпләрне тәмамлаучыларны педагогик кадрларны максатчан әзерләүгә сайлап алу үткәрелә. Бүгенге көндә әлеге программа буенча 195 студент югары белем ала.

«Студентлар беренче курстан башлап үзләре эшләячәк белем бирү оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә», - дип өстәде ул.

Шулай ук Казанга башка шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән белгечләр дә ярдәм итә. Ризванов сүзләренчә, ике елда Татарстан башкаласына 130 педагог күченгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100