Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хакимияте түләүле парковкада сызыкларны зәңгәр төс белән билгеләү сәбәбен аңлатты
Казанда муниципаль парковкаларда сызыкларны зәңгәр төс белән билгели башладылар. Мэриядә муниципаль парковкаларда юл сызыгы зәңгәр төсле булуын мәҗбүри дип атадылар, бу аларның түләүле икәнен аңлата.
Яңа таләп Хөкүмәт карары буенча 1 мартта үз көченә керде. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Зәңгәр сызык парковка урыннарының бары тик 149 участогында гына барлыкка киләчәк. Инвалидларның транспорт чарасы өчен урыннар ак төс белән билгеләнәчәк.
Искәртик, алдагы бәйрәм көннәрендә, 6, 7, 8 һәм 9 майда, Казанда муниципаль парковкаларга транспорт куйган өчен акча алынмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз