news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан хакимияте шәһәр халкы 2 миллион кешегә кадәр артачак дип фаразлый

Бүгенге көндә, Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Казанда 1,3 миллион кеше яши, ә 2050 елга шәһәрдә яшәүчеләр саны 2 миллионга җитәчәк. Мондый фаразны Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин белдерде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

«Иң компактлы, идарә ителә торган һәм икътисади яктан акланган модель – ул 2 миллион халкы булган шәһәр», – дип искәртте мэр. Бу турыда ул Казанда «Торак төзелеше: трендлар, финанслау, яңа мөмкинлекләр» төбәкара конференциясендә әйтте.

«Безнең бурыч шундый, һәм аны үтәүдә төп рольне төзелеш өлкәсе белгечләре башкара, нәкъ менә сез прогрессны этәрәсез. Төзүчеләрнең белеме һәм таланты ярдәмендә Казан хәзер шундый», – дип өстәде Метшин.

2021 елда Татарстан башкаласында 1 253 506 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, ә 2022 елның беренче алты аенда – 594 мең квадрат метрдан күбрәк, бу еллык планның якынча 62 процентын тәшкил итә. Шуның 346 мең квадрат метры күп фатирлы йортларга туры килә. Агымдагы елда барлыгы 956 мең квадрат метр төзү планлаштырыла.

«Татар-информ» Татарстан Росреестры быел дәүләт кадастр исәбенә гомуми мәйданы 1,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән 200 күп фатирлы торак йортны кертүен язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100