Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан хакимияте контрактчыларга 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүне раслады
Казан хакимияте 2023 елның октябрендә Россия Кораллы көчләре белән контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга 200 мең сум күләмендә түләүне раслады. Карар документлар һәм хокукый актларның яңа җыентыгында басылып чыккан.
«Махсус хәрби операциядә катнашу максатыннан Россия Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән Россия гражданнарына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү бирү тәртибен расларга», — диелә документта.
Карарга кушымтада бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме 200 мең сум дип төгәллек кертелә. Аны Казанда урнашкан хәрби комиссариатларның берәрсенә мөрәҗәгать иткән һәм махсус хәрби операциядә катнашу максатында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында (1 разряд) Россия армиясендә хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән гражданнар ала алачак. Моннан тыш, түләүләрнең 11-25 октябрьдә контракт төзегән гражданнарга бирелүе әйтелә.
Элегрәк Казан башкарма комитеты Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова контракт хезмәтенә ярдәм итү өчен «ВСЕ СВОИ» беренче телемарафонында бер тапкыр бирелә торган түләүне раслау турында белдергән иде.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән алып барыла. Президент Владимир Путин Донбассны азат итүне һәм Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыруны ахыргы максат дип атады. Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз