Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хакимияте «Иске Таш» мәчетенә 2,1 мең квадрат метр мәйданлы җир бирде

Казанның «Иске Таш» мәчете мәхәлләсенә Меховщиклар урамында җир кишәрлеге бирелде. Территориянең мәйданы 2152 квадрат метр тәшкил итә, диелә Башкарма комитетның документлар һәм хокукый актлар җыентыгында.
«Җирле мөселман дини оешмасына – «Иске Таш» мәчете мәхәлләсенә Меховщиклар урамындагы 2152 кв.м мәйданлы 16:50:012304:260 кадастр номерлы җир кишәрлегеннән шартлы рәвештә файдалануга рөхсәт бирергә», – дип билгеләп үтелә Башкарма комитет карарында.
Мәчеткә «дини идарә һәм катнаш торак һәм иҗтимагый төзелеш зонасында белем бирү» рөхсәт ителә. Карар Башкарма комитет җитәкчесе карамагындагы Җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе тәкъдиме буенча һәм иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре нигезендә кабул ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз