Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хакимияте Баумандагы аниматорларны һәм урам сәүдәсен үз контроленә алды
Җәяүлеләр урамы булган Баумандагы аниматорларга хәзер әлеге мәйданчыкта эшләү мөмкинлеге булсын өчен электрон аукционда катнашырга туры киләчәк. Оештыру һәм урам сәүдәсе һәм хезмәт күрсәтү объектларын урнаштыруның яңа тәртибе шәһәр башкарма комитеты тарафыннан расланган. Карар Казан мэриясе сайтында Документлар һәм хокукый актларның электрон җыентыгының яңа чыгарылышында басылып чыккан.
Моннан тыш, урам сәүдәсе һәм хезмәт күрсәтү рөхсәт ителгән бердәнбер мәйданчык билгеләнгән, ул Бауман урамындагы 70а йорт каршындагы территория (мәйданы 100 кв.метр). Хакимият хезмәт күрсәтүченең киеме «сәхнә, иҗади образга туры килергә, үзе билгеле бер дәрәҗәдәге профессионализмга ия булырга тиешлеген», шулай ук эш урынын җыештыруны тәэмин итәргә (периметр буенча 10 метр ераклыкта) тиешлеген искәртә. Хезмәт күрсәтүче затның хезмәт күрсәтү хокукын күрсәтү турында килешүе һәм хезмәт күрсәтү буенча башка документлары булырга тиеш.
Үзгәрешләр үзмәшгульләргә, шәхси эшмәкәрләргә һәм РФ законнары белән каралган тәртиптә теркәлгән юридик затларга кагылды. Биредә күңел ачу буенча халыкка хезмәт күрсәтү: фотога төшерү, шул исәптән аниматорлар,хайваннар һәм кошлар белән; шулай ук аквагрим, мехенди -тату ясау, багу, астролог/нумеролог хезмәтләре, аттракционнар, батутта күңел ачу, прокат хезмәтләре, спорт җиһазлары прокаты,судно моделе һәм башкалар керә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казан хакимияте урам артистлары чыгышларын тәртипкә китерү өчен «Art-проспект» цифрлы платформасын эшләтеп җибәрде. Аның ярдәмендә Казан халкы һәм кунаклары шәһәрнең 26 мәйданчыгының берсендә үз чыгышын өч сәгатькә броньлый ала. Легаль булмаганнарга 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз