news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан хакимияте 2024 елга пляжлар һәм ял урыннары исемлеген раслады

Казан хакимияте 2024 елга пляжлар һәм ял урыннары исемлеген раслады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда агымдагы елда пляжлар һәм оештырылган ял урыннары исемлеге расланды. Бу карар Татарстан башкаласы мэриясенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.

Исемлек узган елдан бирле үзгәрмәгән һәм элеккечә 8 локацияне үз эченә ала. Бу биш пляж: «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Тирән күл», «Зур Аккош күле» һәм «Комсомольское күле», шулай ук оештырылган өч ял урыны: «Изумрудное күле», «Аккош күле» һәм «Җиңү паркы» (иҗтимагый киңлек территориясендәге күл яры).

Расланган урыннарның бишесе Киров районында, берәр урын Вахитов, Совет һәм Яңа Савин районнарында урнашкан.

Башкарма комитетның гражданнар яклавы идарәсе объектларны карап тоту, сулыклар һәм ял итү урыннарын водолаз белән тикшерү, коткару һәм медицина пунктлары эшен оештыру, мәйданчыкларны ачу алдыннан суның һәм туфракның анализын алу белән шөгыльләнәчәк оешмалар белән контрактлар төзергә тиеш.

1 июньнән 1 сентябрьгә кадәр мәйданчыкларда иҗтимагый коткару постлары эшли башлаячак, ә «Комсомольское күле» һәм «Зур Аккош күле» пляжларында көн саен 8-20 сәгатьләрдә коткаручыларның өстәмә постлары эшли. «Түбән Елга аръягы» һәм «Комсомольское күле» пляжларында коткаручыларның эш режимы бер сәгатькә озаграк - 21.00 сәгатькә кадәр була.

Пляжларны әзерләүне 25 майга кадәр төгәлләү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot