Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан хафизы Коръән укучыларның XXII Мәскәү халыкара конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк
Узган якшәмбедә XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсының Бөтенроссия сайлап алу туры тәмамланды. Саратов, Пенза, Тверь өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Чечня Республикасыннан Россиянең иң көчле укучылары абруйлы халыкара ярышларда илебез исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәште. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучыларның һәрберсе югары дәрәҗәдә белемле булуын һәм Коръән укуның матурлыгын күрсәтте. Катнашучыларның чыгышларын Бөтендөнья Коръән премияләре һәм конкурслары ассоциациясе генераль секретаре доктор Садек Мөхәммәд Абдулла Али җитәкчелегендәге абруйлы судьялар комиссиясе бәяләде.
Судьялар комиссиясе карары белән Бөтенроссия сайлап алу турында Казаннан хафиз Әхмәд Шахмамедов җиңүче дип табылды. Аңа 16 яшь. Коръәнне ул бик кечкенә чагында ук укый башлый һәм 10 яшендә Изге китап текстын тулысынча өйрәнә. 10 кыраатка ия (Коръән уку вариантлары әйтелештәге аермаларга, грамматикага һәм авазларның үзенчәлекләренә нигезләнгән).
Икенче һәм өченче урыннарны Чечня Республикасы укучылары Абдерахман Магомадов һәм Муса Гайтиев алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз