news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан–Вятка Аланы поезды маршрутына үзгәреш керә

Ул юлларны төзекләндерү эшләренә бәйле

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Арча-Курса станцияләре аралыгында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылу 27 августта 6420/6425 Казан–Вятка Аланы поезды маршурытына үзгәреш кертәчәк. Ул Арча станциясенә кадәр генә йөриячәк. Бу хакта Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot