Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан вузларында укучы иллеләп әфган студенты Әфганстанда тоткарланып калган
Студентлар укытучыларның уртак тырышлыгы белән онлайн укыган.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Хакимиятне радикаллар басып алганнан соң, Казанның югары уку йортларында белем алучы иллегә якын әфган студенты Кабулдан китә алмый. Аэропорт ябылган.
«Казанның төрле югары уку йортларында белем алучы әфган студентлары каникулга кайтып киткән булган. Шуннан бирле бер ел инде алар Татарстан башкаласына кайта алмый. Россия ягы аларга виза бирми. Шуңа бәйле рәвештә, аларның күбесен дистанцион укуга күчерделәр. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләргә кадәр үк Интернетның тизлеге акрын һәм электр энергиясе белән өзеклекләр булу сәбәпле, бу аларга җиңел бирелмәде. Кабулда интернет азмы-күпме эшли, ләкин башка провинцияләрдә тизлеге бик түбән», — дип хәбәр итте Кабулдан Казан мөселман хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Онлайн-форматта уку җитәрлек түгел, студентлар укытучыларның уртак тырышлыгы белән моның аша узды, дип искәртә ул.
Рөстәм Хәбибуллин сүзләренчә, «талибан» (Россиядә тыелган оешма) боевикларының күп отрядларында әле совет солдатларына каршы торучылар да бар. Алар уйлавынча, студентлар — сатлык җаннар. Россия Тышкы эшләр министрлыгы да, Бәйсез дәүләтләр берлеге эшләре буенча федераль агентлык, Россиянең Кабулдагы илчелеге дә аларга бу вәзгыятьтә ярдәм итә алу-алмау турында хәзерге вакытта төпле җавап бирә алырлык хәлдә түгел.
Хәйриячеләр мәгълүматлары буенча, Россиядә белем алучы 800ләп студент Кабулдан китә алмый. Аларның кайберләре анда гаиләләре белән калган.
«Талибан» — Россиядә тыелган оешма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз