Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан чит ил кешеләре арасында Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен популяр юнәлешләр рәтендә
Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә чит ил туристлары ял итәргә килә торган Россиянең популяр шәһәрләре исемлегенә керде. Туроператорлар ассоциациясе вице-президенты Артур Мурадян «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Чит ил кешеләре алдагы Яңа ел бәйрәмнәрендә күбесенчә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочига ял итәргә барачак. Мурманск аерым сегментка кергән, анда Кытай туристлары киләчәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Хәзерге вакытта чит ил туристларының 50 процентка якыны Яңа елга план корып куйган инде, дип өстәде ул.
«Чит ил кунаклары Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия шәһәрләренә турлар белешә башлады инде. Бронь алдагы каникуллар башланырга ярты ел кала ачылды, шуңа күрә чит ил кешеләренең ким дигәндә яртысы Яңа елга планнарын билгеләгән», – дип сүзен төгәлләде спикер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз